Яшьләрнең, яшьләр белән эшләү буенча яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме йөзеннән, 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «яшьләр торак конкурсы» үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (шул исәптән – никахта тормаган), Татарстан Республикасы территориясендә теркәлү һәм хезмәт эшчәнлеген алып баручы Россия гражданнары чакырыла.