Стационар бүлекләрнең пациентлары өчен мәдәни чара.

2022 елның 27 мае, җомга

Аксубай район хастаханәсенең актлар залында Аксубай район мәдәният йортының яшь музыкантлары - "Аксубай егетләре" баянчылар ансамбле һәм "Игелек берлеге"кашыкчылар  балалар ансамбле концерты булды. "Шифалы баян" проекты кысаларында балалар аз хәрәкәтләнүче гражданнар, ялгыз пенсионерлар, инвалидлар өйләренә мини - концертлар белән йөриләр. Ә бүген алар стационарда дәваланучы пациентларыбызны сөендерделәр. Бу яхшы эмоциональ ярдәм һәм музыкаль терапия. Тамашачылар алдында халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларында гран - при ияләре-баянчылар: Ильяс Исмәгыйлев, Никита Семенов, Вадим Липатов, Семен Крайнов, Глеб Мясников, Ксения Романова, Артур Искәндәров, Вадим Андриянов чыгыш ясады. Шулай ук "Созвездие - Йолдызлык" республика конкурсының күп тапкырлар лауреаты - Варвара Панюкова.

Зал зур шатлык һәм көчле алкышлар белән һәр номерны каршы алды. Яшь артистларга һәм чараны оештыручыга-ансамбль җитәкчесенә рәхмәт белдерәбез

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International