2022 елның 22 маенда «Юность» УСЗ МБУ базасында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан көрәш буенча ярышлар узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 5 районынан - Аксубай, Чистай, Нурлат, Чирмешән, Зәй көрәшчеләр катнашты:
. Гомумкоманда зачетында бүләкләр саны буенча 1 урынны Аксубай районы (24 балл) , 2 урынны – Нурлат районы (21 балл); 3 урынны – Чистай районы (14 балл) яулады..
Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Көньяк төбәге казые, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов барлык катнашучыларны зур бәйрәм белән котладылар. Аксубай районы көрәшчеләре лаеклы нәтиҗә, нык ихтыяр көче, матур ыргылышлар, Җиңүгә омтылыш күрсәттеләр!
Беренче урыннарны яуладылар.
Ягофаров Ильсур 2008-2009 ел. 50+ кг авырлыгында.
Вафин Ильяс 2006 елгы. 50 кг авырлыгында
Хабибрахманов Ильяс 2005 елгы. 60 кг авырлыгында
Камалов Ильдус 2006 елгы. 65кг авырлыгында
Икенче урыннарны яуладылар.
Кондратев Лев 2008-2010 еллар. 30 кг.авырлыгында
Сайфуллин Саит 2009 елгы. 32 кг.авырлыгында
Хабибрахманов Абдулла 2009 елгы. 36 кгавырлыгында
Сруров Риназ 2009 елгы. 40 кг авырлыгында
Өченче урыннарны яуладылар.
Ашаев Данил 2008-2010 еллар. 36 кг авырлыгында
Садыков Адель 2006 ел. 50 кг авырлыгында
Гогиев Аслан 2004 елгы. 60 кг авырлыгында
Хасаншин Айнур 2005-2007 ел. 65 кг авырлыгында