Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көнендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Тәмәкесез көн»акциясе оештырдылар.
Ел саен бу көн тәмәке һәм пассив тартуның зарарлы һәм үлем белән тәмамланган нәтиҗәләре турында киң мәгълүмат бирү өчен билгеләп үтелә һәм тәмәке куллануга бәйле хәвеф-хәтәрләргә игътибар җәлеп итеп, дәүләтне теләсә кайсы формада тәмәке куллану масштабларын киметү буенча нәтиҗәле сәясәт үткәрергә өнди.
Белгечләр паркта һәм җәмәгать урыннарында тематик белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар, алар тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат бирде.