«Библиосумерки-2022»

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

26 нчы майда Аксубай үзәк китапханәсендә 11 нче Бөтенроссия акциясе кысаларында Россиянең мәдәни мирас елына багышланган чара үтте.Акция кысаларында бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Биредә тематик мәйданчыклар эшләде, алар «Халык мәдәниятенең якты дөньясы»темасына багышланган иде.

Чараны тату флеш-моб һәм матур әйлән-бәйлән белән ачтылар.Балалар төрле уеннарда,конкурсларда, мастер – классларда һәм квестларда актив катнаштылар.

Агач остасы Бикмуллин Андрей Евгеньевич «Һөнәр – халык күңелендә»исемле һөнәрчелек мәйданчыгын оештырды. Ул барлык катнашучыларга агач кисү белән ничә яшьтә шөгыльләнә башлавын, кул эшләре өчен материал ничек әзерләгәнен, моның өчен нинди инструментлар кирәклеген сөйләде. Бигрәк тә рамнар әзерләү(көзге өчен) турында тулырак итеп сөйләде һәм күрсәтте . Талантлы оста Андрей халыкны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.

Район мәдәният йортының "Игелекләр союзы" кашыкчылар балалар ансамбле, җитәкчесе Наилә Сәет кызы Крайнова барысына да музыкаль бүләк һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр, шулай ук «Агач кашыкларда уйнау осталыгы» исеме астында  мастер – класс күрсәттеләр.

Биюдә төп шартларның берсе булып яхшы техника һәм хәрәкәтләрнең матурлыгы санала. Шуңа күрә биючеләргә үз хис-тойгыларын һәм кәефләрен чагылдыра белү сәләтен үстерү бик мөһим. Бу хакта район мәдәният йорты х ореографы Валентина Гурьянова «Хәрәкәтләрнең матурлыгы» исеме астындагы (халык биюләре элементлары, заманча биюләр)мастер-класс тәмамлангач сөйләде. Без сезнең барыгызга да иҗади эшегез өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез!

     Бистәдә яшәүчеләр "Мәдәният" иленә сәяхәт кылдылар. Әлеге чара күңел ачу урыны гына түгел, ә иҗади, интеллектуаль сәләтләрне үстерү дә  булды. «Иске сандык серләре», «Халык мәдәнияте сукмаклары буенча», «Кухня патшалыгы – дәүләт», «Зирәклек хәзинәсе», «Күңелле уйлар аланы»исемле   иҗади активлыкны үстерү биремнәрендә үзләрен күрсәтә алдылар. Үзәк китапханә территориясендә этногеройлар белән кызыклы Фотозона оештырылды. Чара «Этно– бу модно»дискотекасы белән төгәлләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International