Буген гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль ярдәм алучылар Юрий һәм Людмила үзләренең никахларын рәсмиләштерде.. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр тагын бер кат мәхәббәткә чикләр юк икәнен исбатлады.
Никахны теркәү идарәсендә ике тапкыр «әйе» сүзе яңгырады, кәләш һәм кияү тантаналы рәвештә алтын балдаклар белән алмаштылар.
Юрий Аксубай бистәсендә, ә Людмила - Иске Үзи авылында туа һәм үсә. Авыл белән бистә арасы -25 километр. Күпме, әллә азмы? Яшьләргә нәкъ менә « Нежность " та очрашырга һәм бер-берсен табарга насыйп була.
Узган ел «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалид булган яшьләр өчен көндезге төркем оештырылды. Биредә төрле ял чаралары, психологик тренинглар, экскурсияләр, мастер-класслар, танып-белү-күңел ачу чаралары үткәрелә. Людмила төркемгә 2021 елның март еннан бирле йөри. Юрий әлеге төркем турында җәй көне ишетә һәм сентябрьдән дәресләргә йөри башлый.
– Бу гаилә тарихы безнең күз алдыбызда туды һәм үсте, - дип билгеләп үтте котлау сүзендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Константинова. - Башта бу игътибар билгеләре иде. Бер-береңә карата мәхәббәт дуслыкка, ә аннары инде якынрак мөнәсәбәтләргә әверелде. Без әлеге яшь пар өчен шат һәм аларга саф мәхәббәт телибез.Яңа гаиләне туганнары һәм бүлек белгечләре котлады. Ефимовлар әлеге бүлек