Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы ФДБУ Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 маенда урыны белән көчле көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

03 июньдә 10 сәгатьтән-21 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 3 июнендә көндез һәм кичен урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан секундына тизлеге 15-18 метрга кадәр  җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр Сез  көчле җил  вакытында урамда калсагыз җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез.

 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

 4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

 6. Куркыныч тудырырга мөмкин булганэлементлардан сакланырга. 7. Барлык тәрәзәләрне ябарга.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International