Казан шәһәренең РИО «Игелекле эш» активистлары балаларны яклау көненә Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен чын спорт бәйрәме оештырдылар. Һөнәри спорт брендының футбол формасын киеп карагач, балаларның ничек соклануын әйтеп тә торасы юк. Әлеге формалар- футболка, шортлар, гетрлар һәм кроссовкалар, һәр балага шәхси үлчәмдә алынды.
. Яңа формаларга киенгән балалар «Юность»спорт комплексы мәйданчыгына ашыктылар. Командаларга бүленгәч, футбол турниры башланды.
«Без - булачак чемпионнар» матчында җиңүгә,кубокка, алтын медальләргә «Спартак»командасы ия булды. Калган уенчылар да бүләксез калмады. Һәр катнашучы истәлекле бүләкләр алды.– «Без-булачак чемпионнар " программасы балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүнең яхшыртылган программасы. Футбол уенын бик яратабыз. Моннан тыш, футбол-мавыктыргыч спорт төре, ул-командада берләшүгә һәм эшләүгә юнәлдерелгән. Ә безнең төп бурыч, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, - дип шәрехләде Екатерина Курапова.