Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре профориентация эше кысаларында «Без бергә» дигән көндезге төркем алучылар өчен гөмбә цехына экскурсия оештырганнар. Биредә балалар вешенка гөмбәсен үстерү технологиясе белән таныштылар, субстрактның ничек әзерләнүен, кечкенә гөмбәчекләрнең ничек барлыкка килүен, продукциянең ничек өлгерүен күзәттеләр.
Цех территориясе дә сокландыра. Биш мең декоратив үсемлек һәм җиләк-җимеш агачлары үсентеләре җирне бизи. Биредә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Якында гына буа чистартылган һәм балык җибәрелгән. Хуҗа табигать, биредә яшәүче һәм эшләүче кешеләр турында кайгырта.