Татарстанлыларда транспорт чарасы тартып алынган яки конфискацияләнгән очракта транспорт салымын исәпләүне туктату өчен, КФҮкә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килде. Гаризаны яшәү урыны буенча КФҮ офисына бирергә мөмкин. Үзе белән мөрәҗәгать итүче вәкиле мөрәҗәгать иткән очракта паспорт һәм нотариаль ышанычнамә булырга тиеш. Шулай ук гражданин транспорт чарасын мәҗбүри рәвештә тартып алуны раслаучы документлар бирергә хокуклы. КФҮТӘН салым органына гариза кергән көннән алып 30 календарь көн эчендә федераль ведомство әлеге гаризаны карау нәтиҗәләре турында мәгълүмати хәбәр әзерләүне гамәлгә ашыра һәм аны гариза бирүчегә почта аша җибәрә. Мәҗбүри тартып алынган транспорт чарасына карата салымны исәпләү ул алынган айның 1 нче числосыннан туктатыла. Хәзерге вакытта Татарстан КФҮ барлыгы 24 салым хезмәте буенча хезмәт күрсәтә.