Петр Васильевич һәм Валентина Сергеевна Чернышевлар "Аксубай үзәк хастаханәсендә 2021 елның октябреннән эшлиләр
Петр Васильевич 2014 елда "Дәвалау эше" белгечлеге буенча Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган, аннары Самара медицина университетында "Онкология" белгечлеге буенча интернатураны һәм "Радиология"белгечлеге буенча ординатураны узган. Табиблык хезмәт эшчәнлеген Дмитровград шәһәрендә табиб-химиотерапевт булып дәвам итә.
Валентина Сергеевна 2018 елда "Педиатрия" белгечлеге буенча Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган, Казан дәүләт медицина академиясендә "Оториноларингология"белгечлеге буенча ординатура узган. Дмитровград шәһәренең 172 нче номерлы ШКХдә участок педиатры булып эшләгән.
"Земский доктор" программасыннан Чернышевлар гаиләсе 2021 елның октябрендә файдалана. Алар Аксубай үзәк хастаханәсен очраклы гына сайламадылар,аларга дусты вакантлы урыннар булуы турында сөйләгәч,монда килергә булганнар.Бүгенге көндә Петр Васильевич табиб-онколог, ә Валентина Сергеевна участок педиатры булып эшли һәм табиб-оториноларинголог эшен берләштерә.
Татарстан Республикасында ТР МКның 2014 елның 25 февралендәге 120 номерлы карары бар, аның нигезендә табиб-белгечләргә торак шартларын яхшырту өчен грант бирелә. Бу гранттан шулай ук яшь табиблар Чернышевлар . Аксубай бистәсендә ике бүлмәле фатир алдылар.
Ирле-хатынлы яшь табиблар мондый программа булуына бик шат .Алар Аксубай үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерәләр һәм уртак нәтиҗәле эшчәнлеккә өметләнәләр.