Социаль хезмәткәр көне белән котлау

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген Аксубай муниципаль районында социаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Бәйрәм уңаеннан Район мәдәният йортында концерт үткәрелде. Анда әлеге тармак ветераннары, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Чара  бүләкләү тантанасыннан башланды. Район башлыгы Камил Гилманов Аксубай муниципаль районының социаль  хезмәткәрләрен чын күңелдән котлады: «Бу өлкә хезмәткәрләренә һәрвакытта да җиңел түгел, әмма аларга ярдәм мохтаҗ  кешеләргә якын килү юлын таба алалар. Хезмәтнең абруе һаман арта, ә социаль хезмәткәр һөнәренә ихтыяҗ зур һәм кирәк», - дип билгеләп үтте ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International