Гаилә һәркемгә дә кирәк

2022 елның 7 июне, сишәмбе

    «Чистай ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар йорты»  «Каенкай» җәйге сәламәтләндерү лагере базасында Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасы районнары (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас, Чистай һәм Чирмешән районнары) өчен «Аист көне» үткәрде.

 Әлеге чара гаилә институтын ныгыту һәм үстерү, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаилә тәрбиясе белән пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан оештырылды. «Чистай балалар йорты»  директоры Валеева Елена Александровна бәйрәмдә катнашучыларны тантаналы рәвештә сәламләде. Балалар викториналарда, квестларда һәм спорт эстафетасында катнаштылар. Опека һәм попечительлек бүлекләре белгечләре, тәрбиягә бала алган ата-аналар клублары рәисләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Бәйрәм чәй өстәле артында һәм балалар өчен бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International