Еш кына КФҮтә гариза бирүче урынына хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе артыннан туганнары яки ире(а) килә. Әмма «Минем Документлар» офисы хезмәткәре башка затка әзер документларны бирергә хокуклы түгел. Бу «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 210 – ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнә, ул мөрәҗәгать итүченең шәхесен билгеләргә йөкли. Мисал өчен:. Гаилә күчемсез милеккә хокукны теркәү өчен документлар тапшырган. Балалар өчен законлы вәкил буларак, гаризада әни язылышкан, ә документларны алырга әти килгән. Документлар пакетын аңа бирмәячәкләр. Ире хатыны өчендокументларны ала алмый , хәтта язылышу турында таныклык күрсәтелсә дә документ барыбер бирелми. Росреестр хезмәтләре белән бәйле барлык очракларда да нотариуста расланган ышаныч кәгазе кирәк, әгәр документлар бирүне сорап гариза бирүче үзе генә түгел, ә ышанычлы зат та мөрәҗәгать итә. Бары тик ЕГРНнан өземтә алу гына искәрмә булып тора. Мона нотариаль һәм гади язма ышаныч кәгазе туры килә.
Исегезгә төшерәбез, ышаныч кәгазе буенча нинди төп хезмәтләр алырга мөмкин:
- Пенсия фонды хезмәтләре (белешмә, СНИЛС алу, Ана капиталы белән эш итү)
- Салым хезмәте (ИНН, юридик затларны теркәү, 3-НДФЛ декларациясе)
- ЗАГС хезмәтләре (архив белешмәләре һәм таныклыклар алу)
- РМПҮ хезмәтләре (түләү билгеләү)
Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре аерым рәттә тора. Россия яки чит ил паспортын, машина йөртү таныклыгын, КФҮ офисларында туганы өчен прописка турындагы документларны, хәтта ышаныч кәгазе булган очракта да алырга ярамый .