Табиб һөнәре- бик кирәкле  һөнәр!

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

 “Мин үземнең һәрвакыт медицина белән шөгыльләнәчәгемне белдем. Мәктәптә укыган елларда ук миндә табип булу теләге бар иде. Мин кешеләрне дәваларга теләдем. Бу, чыннан да, иң яхшы һөнәр. Бу-горурлык хисе тудыра торган һөнәр! "- ди табиб-терапевт, "Аксубай район үзәк хастаханәсе"поликлиникасы мөдире Алинә Нил кызы Маланчева .Алинә Нил кызы Казан дәүләт медицина университетының  дәвалау факультетын кызыл дипломга тәмамлап, "Аксубай район үзәк хастаханәсендә да участок терапевты булып эшли башлый. Минем фикеремчә,  районның олы яшьтәге халкына кирәк булу киләчәктә һөнәр сайлауда беренче сәбәп булып тора. Поликлиника табиб-терапевты пациент очраша торган беренче белгеч булып тора. "Пациентның рәхмәте-ул иң зур бүләк", - дип өсти Алинә Нил кызы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International