Татарстан Республикасы халкының формаль булмаган мәшгульлеген өйрәнү максатларында

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Социологик  сораштыру турында

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 8-19 июнь көннәрендә «Татарстан Республикасы халкының формаль булмаган мәшгульлеге» дигән социологик тикшеренү уздыра.

Сораштырулар хезмәт базарында хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәү, халыкның аз керемле категорияләрен социаль яклау чараларын тормышка ашыруны тәэмин итү буенча эшләр торышын өйрәнү максатыннан үткәрелә.

Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары» бүлекчәсендә онлайн-анкета сораштыру үткәрү юлы белән, түбәндәге сылтама буенча тиешле рубрикада башкарыла: https://mert.tatarstan.ru/interrogation.html

Сораштыруларда 15 яшьтән алып 72 яшькә кадәр булган, төрле өлкә вәкилләрен (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, хәрби хезмәткәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) катнашырга чакырабыз.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International