Мәктәп яны лагерында " Бергәләп коррупциягә каршы!»исеме астында антикоррупцион юнәлештәге чара узды.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Патриотик тәрбия бирү һәм коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыру максатыннан 2нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә җәйге мәктәп яны лагерында балалар арасында коррупциягә каршы чаралар үткәрделәр,Анда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова , балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспекторы Абдуллин Фоат, ПДН өлкән инспекторы полиция майоры Хаматов Венер катнаштылар.

Кече төркем мәктәп укучылары белән " Бергәләп коррупциягә каршы!» рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар плакатлар ясадылар, жюри каршында үз эшләрен якладылар.

 Өлкән төркем укучылар белән " Коррупциягә-юк!» интеллектуаль-танып-белү уены оештырылды.. Командаларга коррупция темасы буенча катлаулы сорауларга җавап бирергә туры килде.. Уен формасында балаларга коррупциянең нәрсә икәнлеге, ришвәт алу һәм бирү - начар булуы турында сөйләделәр. "Гадел һәм лаеклы яшәргә, законнарны үтәргә, ә иң мөһиме-тыныч һәм тату яшәргә кирәклеге турында әйтелде.

Чара йомгаклары буенча Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча район комиссиясеннән балалар призлар һәм бүләкләр алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International