“Әдәби һәм экологик турнир”

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Июнь аеның беренче декадасында Аксубай үзәк китапханәсе территориясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннар һәм конкурслар белән «экологик турнир» үткәрелде. Чараны матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган ФЛЭШ-моб белән ачтылар. Чара барышында балалар гаҗәеп табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.

Алар актив рәвештә әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен билгеләделәр. Аннан соң балалар команда эстафетасында катнаштылар, анда үзләрен чын табигать белгечләре итеп күрсәттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International