8 июньдә Аксубай районы делегациясе Социаль хезмәткәр көненә багышланган республика чарасында катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көне белән котлады
Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Казан –интернат йортында үтте.Ул психик кимчелекләре булган гражданнарга багышланган иде. Бу көнне республиканың социаль тармагы хезмәткәрләре адресына җылы сүзләр яңгырады, тантаналы чара кунакларын концерт номерлары белән сөендерделәр.
Шулай ук хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы да булды. Әлеге бәйрәм чарасы кысаларында Аксубай районы «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миронкина Ольга Николаевнаны Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.