Бу көнне, 12 июнь көнне, без Ватаныбызны – уникаль тарихы һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган илне хөрмәтлибез.
Бүген Һәрберебез Россиянең төп көче – без үзебез, анда яшәүче кешеләр икәнлеген аңлый. Аксубай районы халкы, илебезнең башка гражданнары белән беррәттән, Россия дәүләтен үстерү һәм ныгыту эшенә лаеклы өлеш кертәләр.
Без фән, Мәдәният, производствода, мәгариф һәм спортта, иҗатта һәм иҗтимагый тормышта – акыл, хезмәт сөючәнлек һәм профессионаллык кирәк булган җирдә үз-үзебезне ачык күрсәткән якташларыбыз белән горурланабыз. Гомуммилли бәйрәм безнең һәркайсыбыз өчен актив иҗади эш һәм туган районыбыз һәм илебез хакына игелекле гамәлләр өчен тагын бер этәргеч булсын! Һәрберегезгә барлык эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм чәчәк атуыгызны телим!
Россия көне белән!
Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы