Хөрмәтле аксубайлылар һәм районыбыз кунаклары!

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Бүген без җирдән файдаланучы хезмәтен данлаган милли бәйрәмебез-Сабан туен билгеләп үтәбез, узган айларда эшләнгән  эшләргә  бәя бирәбез, киләчәккә планнар корабыз.

 Район аграрийлары куелган бурычларны уңышлы үтәделәр, югары профессиональлек күрсәтеп сайлаган һөнәрләренә тугры булуларын расладылар. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре билгеләнгән агротехник срокларда язгы кыр эшләренең бөтен комплексын башкарып чыктылар, киләсе уңышка ныклы нигез салдылар.

Авыл хезмәтчәннәренә тырышлыклары, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм! Сезнең хезмәтегез мактауга лаек.

 Район халкы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тормыш һәм хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче программаларны уңышлы гамәлгә ашырулары өчен Президентка, Хөкүмәткә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына зур рәхмәт белдерәсем килә.

Сабантуйны әзерләүдә һәм үткәрүдә нефтьчеләр, район оешмалары, предприятиеләре, эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәтте.  Районыбызга, аның төп байлыгына – кешеләргә карата ихлас күңелемнән рәхмәт белдерәм. Чөнки районның теләсә нинди уңышлары һәм казанышлары гади гражданнарның көндәлек хезмәтеннән барлыкка килә. Ә аксубайлылар-хезмәт сөючән һәм талантлы халык. Бүген дә аларның күбесе фидакарь хезмәтләре өчен лаеклы төстә билгеләп үтеләчәк.

Иң җылы рәхмәт сүзләрен мин хөрмәтле ветераннарыбызга җиткерәсем килә. Сез районның заманча агросәнәгать комплексы булдырдыгыз, икътисад, социаль өлкә үсешенә зур өлеш керттегез.

Хөрмәтле якташлар! Бүгенге көн якты һәм матур вакыйгаларга бай булсын.  Бәйрәм белән!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International