Изге Троица бәйрәме алдыннан Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Изге Троица бәйрәме "дип исемләнгән фольклор - танып-белү сәгате узды. Китапханәче Тихонова и.в. социаль хезмәт алучыларга бәйрәмнең тарихы , аның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар үз туган якларында Троица бәйрәменнән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, бәйрәм символы - каен турында җырлар җырладылар. Йомгаклау өлешендә чарада катнашучылар матур бәйрәм открыткалары ясадылар. #федоровскоетипи #Изге Троица бәйрәме