Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән хәбәр килде:
Татарстан Республикасы территориясендәһәм Казанда 2022 елның 15 июнендә 12 сәг.алып 21 сәг.кадәр урыны белән яшен,т тизлеге 15-20 м/с кыска вакытка көчәючән җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр Сез көчле җил вакытында урамда калсагыз җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Куркыныч тудырырга мөмкин булган элементлардан сакланырга.
7. Барлык тәрәзәләрне ябарга.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.