Кием ремонтлау-егетләргә дә, кызларга да файдалы булган мөһим белем. Шуңа күрә Аксубай «Нежность» комплекслы үзәге «Без бергә» дигән көндезге төркемдә бу осталыкны үстерүгә зур игътибар бирәләр. Сәдәф тагу яки кием-салым тегү өчен дә күнекмә кирәк бит. Бу юлы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар Татьяна Васильеваның «Горнице- узорнице» дигән мастер-классында булдылар. Оста балаларны уенчык ясарга өйрәтте. Татьяна Владимировна җитәкчелегендә балалар искиткеч эшләнмә-энә кадагыч ясадылар, алар барлык туганнар өчен дә мондый сувенирлар ясау турында уйландылар.