17 июньдә Аксубай үзәк китапханәсе территориясендә 3 нче Аксубай урта мәктәбенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар арасында «Кояш, Һава һәм ял» дигән җәйге китап күргәзмәсе узды. 1-3 сыйныф укучылары, «Әдәби каләм», «Тылсымлы сүзләр», «уңай һәм тискәре персонаж», «Топ-Хлоп», «Змей-горыныч», «Царевна лягушка», «Тяни-толкай», «Конек-горбунок», мюнхаузенның ядрәдә очуы, «Лиса Алисә һәм Кот Базилио» интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннарында актив катнаштылар. Төрле иллюстрацияләр буенча халык әкиятләренең исемнәрен билгеләделәр. Чара ахырында балалар "Әкияттән сорау - әкияткә җавап" исемле Әкият сораштыруда катнаштылар.