Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез-Медицина хезмәткәре көне белән тәбрик итәм. Иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу көн — табибларга, фельдшерларга, шәфкать туташларына, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә, кешеләргә авыруларны җиңәргә ярдәм итүче һәркемгә аерым рәхмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп.

Сезнең һөнәр – иң катлаулы һәм тулысынча кешеләргә хезмәт итүгә багышланган. Ул Гиппократ антына тугрылык һәм бай белем генә түгел, ә чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек һәм күңел юмартлыгы таләп итә. Авыр көндәлек хезмәтегез белән Сез безгә - тормыш һәм сәламәтлек биргән иң зур кыйммәтләрне саклыйсыз.

Сез кешеләргә сәламәтлекләрен  сакларга һәм тормышны озайтырга ярдәм итәсез. Иң авыр минутларда югары профессиональлек һәм җаваплылык, мәрхәмәтлелек һәм игелеклелек күрсәтеп сез ярдәмгә киләсез,. Көндәлек хезмәтегез, тырыш хезмәтегез һәм сайлаган һөнәрегезгә мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет, күңел җылысы, тынычлык, иминлек, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!

Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International