Бүген Үзәк китапханәдә 3нче мәктәбе җәйге лагерында укучы егетләр һәм кызлар белән район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Крайнова Э. З. катнашында «Коррупциягә –юк!темасына очрашу узды. Балалар "пазл җый" ,"Словодел", "Дөрес-дөрес түгел", "Эрудиты", "Сабый теле белән", "Чукрак телефон", "Күрсәт" , «Мәкаль җый»кебек бәйгеләрдә аеруча зур кызыксыну белән ярыштылар.
Биремнәрне үтәү барышында уенчылар төрле тормыш ситуацияләрен карадылар, коррупциягә каршы пазл җыйдылар, тәкъдим ителгән сүзләрдән башкаларны төзеделәр, законнар өлкәсендә үз эрудицияләрен күрсәттеләр. Катнашучылар барлык биремнәрне дә бик яхшы башкардылар. Чара ахырында барлык уенчылар да коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссиядән призлар һәм белешмәлекләр алдылар.