1941 елның 22 июне Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе — Хәтер һәм кайгы көне.Бу көн алдыннан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында "Хәтер шәме"акциясе узды. Акциядә район башлыгы, район башлыгы урынбасарлары, учреждение һәм оешма коллективлары, шулай ук район халкы катнашты. Бу көн фашистлар ихтыярында җәзаланган, тылда ачлык-ялангачлыктан вафат булган барлык сугышларда һәлак булганнарны искә төшерә. Без үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән, шул дәһшәтле елларда үз Ватаныбызны саклаган һәркемгә кайгы уртаклашабыз.