21. июнь көнне Аксубай районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән А.В. Шакиров КФХ базасында уңыш формалаштыру һәм терлек азыгы әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрделәр. Семинарда район башлыгы Гилманов К.к., «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча белгече Габдрахманова А. В. һәм СЗР белән тәэмин итүчеләр вәкилләре катнашты. Басулардагы агымдагы вәзгыять, уңыш формалаштыру мәсьәләләре, терлек азыгын сыйфатлы әзерләү технологиясе, сенаж салганда консервантлар куллану турында фикер алыштылар.