«Мадагаскар» мәктәп яны лагерында тәрбиячеләр «Коррупциягә –юк!».исемле чара үткәрде. Балалар "Емеляның ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт ришвәт бирүе турында әкият" карадылар. Килеп туган хәл турында фикер алыштылар, «ришвәт» нең нәрсә икәнлеге, ришвәтчелек өчен җинаять җаваплылыгы булуы турында сөйләштеләр. Мәкальләр белән уен үткәрделәр, «Балалар коррупциягә каршы» дигән видеофильм карадылар, «Коррупциясез Дөнья!» исемле конкурста катнаштылар.
«Факел» хезмәт һәм ял лагеренда яшүсмерләр өчен коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча «кеше һәм ЗАКОН» дигән хокукый уен узды.
Балалар коррупция турында үзенчәлекле тикшерү үткәрделәр. Аларга бу эштә полиция хезмәткәрләре: Хамматов Венер Фәнис улы, полиция майоры - Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең ПДН өлкән инспекторы һәм Абдуллин Фоат Мансур улы – балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор ярдәм итте. Уенда катнашучылар 2 опер төркемгә бүленделәр. Биремнәрне үтәп, , «коррупция»җинаятьчесенең ничек күренүен белергә тырыштылар. Һәр команда коррупцион гамәлнең мөмкин булган мотивын атарга тырышты. Балаларга тикшерү эксперименты үткәрергә һәм, уен азагында, нинди җәза кирәклеген карарга туры килде.
Шулай ук «Коррупциягә ЮК дип әйт!» исемле күргәзмә дә оештырылган иде.