Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән хәбәр килде:

2022 нче елның 23 июнь көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы яшен,тизлеге тизлеге 15-18 м/с  ка  кадәр көчәючән җил көтелә.

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр Сез  көчле җил  вакытында урамда калсагыз җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез.

 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

 4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

 6. Куркыныч тудырырга мөмкин булганэлементлардан сакланырга.

7. Барлык тәрәзәләрне ябарга..

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International