Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе «Яшүсмер» операциясе кысаларында имин булмаган гаиләләр буенча рейдлар үткәрә. Гаиләләргә бару барышында балигъ булмаганнарның җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре өйрәнелде. Операция балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын ачыклау һәм бетерү, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү, балигъ булмаганнарның ялын һәм мәшгульлеген оештыруга юнәлдерелгән.