2022 елның 16 июнендә Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес – планнарын карау буенча Экспертлар советының быел беренче утырышы булып узды.
Утырышта эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре буенча үз эшен оештырырга теләүче 2 гражданның бизнес-планнары каралды:махсуслаштырылган кибетләрдә(даруханәләрдә) дару чараларын ваклап сату, агачтан һәм башка материаллардан ишекләр, тәрәзәләр, ишек һәм тәрәзә рамнары.ясау.
Бизнес-планның икесе дә Экспертлар советы әгъзаларыннан уңай бәя алды, эшкуарлык эшчәнлеген теркәүне узу өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.