Бүген Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында, тәрбияче Гайнуллина Р.А. "Файдалы гадәтләр илендә"дигән Квест - уен үткәрде. Чарада катнашучылар дөрес туклану турында лекция тыңладылар, "Синең сәламәтлегең" дигән тест уздылар, Тәмәке тартуның, алкоголь һәм наркотиклар куллануның сәламәтлеккә зыяны турында әңгәмә кордылар. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. #федоровскоетипи #тормыш куркынычсызлыгы.