Муниципаль хезмәткәрләр белән семинар-киңәшмә үткәрелде.

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе һәм Башкарма комитетның кадрлар бүлеге башлыгы муниципаль хезмәткәрләр һәм хезмәт стажлары өч елдан ким булган затлар белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә катнашучыларга коррупциягә каршы тору буенча законнар турында мәгълүмат җиткерделәр. Семинар нәтиҗәләре буенча Коррупциягә каршы тору турында законнарны белүгә тест үткәрелде. Киңәшмәдә катнашучыларга әзерләнгән белешмәлекләр таратылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International