Балаларның җәйге ялы

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Җәй-малайлар һәм кызларның яраткан чоры. Өч ай дәвамында  дәреслекләрне һәм мәктәп формасын читкә куеп , кояш ,җылылык  белән ләззәтләнергә,дуслары белән рәхәтләнеп аралашырга мөмкин.

   Җәй көне барлык ата-аналарның да балаларын диңгезгә җибәрү мөмкинлеге  яки өйдә актив ял итүне оештыру мөмккинлеге юк. Каникуллар чорында балаларны сәламәтләндерүне оештыруда мондый ата-аналар өчен җәйге мәктәп лагерьлары ярдәмче булып хезмәт итә. Балалар өчен лагерьга бару мөмкинлеге-башка балалар белән аралашу, биредә алар якты һәм уңай эмоцияләр ала.

    Опека һәм попечительлек бүлеге тәрбиягә бала алган гаиләләрнең ялын оештыруга зур игътибар бирә.

 Июнь аенда 28 бала ял итте

(14 бала мәктәп яны лагерында ,10 бала Чистай шәһәренең «Раздолье» балалар лагеренда ял иткән, 3 бала сәламәтлек торышы буенча Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү уза, Анапа шәһәре балалар лагеренда юллама буенча 1 бала ял итте).

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International