Бүген Аксубайның үзәк мәйданында гомумрайон чыгарылыш балы узды

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

– Бу көн гомер буена истә калачак, - дип котлады чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Камил Гилманов. – Сез аны озак еллар көттегез. Унбер ел буе  сезне укытучылар белем иленә алып барды. Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучылары. Сезнең алда барлык юлларыгыз уңышлы булсын, хыялларыгыз чынга ашсын. Һөнәр алыгыз һәм районыбызны , республикабыз данына күтәрегез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International