Аксубай районы халкы һәрвакыт үз тамырлары белән нык иде. Ә безнең төп байлыгыбыз – милләтенә, диненә карамастан, ата-бабалары җирендә хезмәт куючы кешеләр. Бары тик игелекле эшләребез һәм уйларыбыз бердәмлегендә генә без уртак йортыбыз – күпмилләтле Татарстаныбызның алга таба уңышлы үсешен тәэмин итә алабыз.
Тынычлыкта, татулыкта һәм бердәмлектә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү һәм билгеләнгән максатларга ирешү җиңелрәк.. Район халкына, кунакларга, дусларга бәйрәмне күңелле итеп билгеләп үтүләрен телим. Барыгызга да һәм гаиләләребезгә тынычлык телим!
Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы