Сез сорадыгыз – без җавап бирәбез!

2022 елның 4 июле, дүшәмбе
Традиция буенча, без даими рубрикадагы иң популяр сорауларга җавап бирүне дәвам итәбез: «Сез сорадыгыз – без җавап бирәбез».
  1. Шәхси кабинетта өстәмә шәхси исәп өстәргә мөмкинме? Ринат

Шәхси кабинетыгызга өстәмә шәхси счет өстәр өчен «җайга салу» - «Өстәмә ЛС» өстәмә битендә «ЛС өстәргә»төймәсенә басканнан соң  сезгә барлык кирәкле кырларны тутырырга кирәк, һәм  "сакларга" төймәсенә басарга кирәк.. Игътибар итегез, "ЕПД белән Фамилия" кырында бары тик өстәмә шәхси счет хуҗасы фамилиясен генә кертергә кирәк! Әлеге шәхси исәп «өстәмә ЛС»битендә барлыкка киләчәк.

 

  1. Исәнмесез. Исәпләү приборын алыштырганчы электр энергиясе өчен исәп-хисап ничек башкарылачак? Юлия .

Электр исәпләгече сафтанан чыккан очракта, электр белән тәэмин итү өчен түләү алдагы чорларда уртача айлык куллану күләменнән чыгып башкарылачак, ләкин, әгәр дә әлеге мәгълүматны билгеләп булмый икән, исәп-хисап куллану нормативыннан чыгып башкарылачак.

3. Безнең урамда контейнерлар урнаштырылмаган һәм машина чүп-чар артыннан килмәгән очракта, нигә мин «каты көнкүреш калдыклары белән эш итү» хезмәтен түләргә тиеш? Алия 

 «Татэнергосбыт» АҖ ККК белән эш итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләүне куя. Әмма күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен исәп-хисапларны бетерү, шулай ук тиешле сыйфаттагы хезмәтләр өчен яңадан исәп-хисап ясау мәсьәләләре хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр компетенциясендә тора. Бу очракта мәсьәләне хәл итү өчен, сезгә ККК (көнбатыш зонасы өчен – «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ, көнчыгыш өчен – «Гринта»ҖЧҖ)белән мөрәҗәгать итү буенча региональ оператор адресына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

4. Берничә көн элек сезнең кассада квартплата түләдем, ләкин ТР Дәүләт хезмәтләре порталына кергәндә бурыч һаман эленеп тора. Владимир

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында мәгълүматны яңарту, хисап чоры ябылганнан соң, айга бер тапкыр башкарыла. Әгәр сезнең түләү бу айда узса, порталда түләү киләсе айда гына чагылыш табачак. Түләүләр буенча актуаль мәгълүматны сез һәрвакыт «Татэнергосбыт»АҖнең шәхси кабинетында күрә аласыз.

Хөрмәтле клиентлар! Әгәр сездә нинди дә булса сораулар туса, сез һәрвакыт ярдәм сорап компания белгечләренә Контакт-үзәкнең бушлай телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8-800-200-25-26.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International