6 июль - Бөтендөнья кардиолог көне

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Әлеге истәлекле дата 2000 елда Бөтендөнья йөрәк федерациясе инициативасы белән барлыкка килде. Россиядә бу көн һәм аның артыннан киләсе атна Россия милли Сәламәт йөрәк атнасы дип атала. Сәламәт йөрәк атнасы чикләрендә бүген "Аксубай РҮХ" ДАССОда "Үз артериаль кан басымыңны тикшер"дигән акция уздырдылар. Сырхауханә холлында теләгән һәркем үз кан басымын үлчи һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау турында файдалы мәгълүмат ала алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International