Өлкән буын гражданнары сәламәт яшәү рәвеше өчен!

2022 елның 8 июле, җомга
 Аксубай районының "Дельфин" ябык йөзү бассейны пенсия яшендәге кешеләр арасында популярлаша бара. Йөзү- өлкән яшьтәге кешеләргә ял итәргә, яхшы физик форманы сакларга, тән һәм акыл сәламәтлеген сакларга ярдәм итә. Күпләр өчен бассейн-ул бик шәп сәламәтләндерү чарасы гына түгел, ә бер-беребез белән аралашу мөмкинлеге дә. Өлкән буын вәкилләре, көнләшерлек активлык күрсәтеп, яшьләргә үрнәк күрсәтәләр. Алар яшь буынны - оныкларын һәм оныкчыкларын сәламәт яшәү рәвешенә тарталар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International