бер урынлы, ярым һәм зур ике урынлы өрдерелгән матраслар, бары тик йоклау урыны өчен генә яки универсаль ( йокы өчен дә, йөзү өчен дә, ), ПВХ яки полиэтилен җитештерелгән матраслар һ.б
Өрдерелгән матрасны сайлаганда ,аларның төрләрен,уңай һәм тискәре якларын белергә кирәк.
. Күпчелек модельләр универсаль, шуңа да карамастан,матрас сайлаганда сез әлеге матрасны нинди максатларда кулланачагыгыгыздан чыгып эш итегез.
Йоклау урыны өчен кулланганда төрле размердагысын кулланырга мөмкин.Матрас биегрәк булган саен анда йокларга рәхәтрәк булачак.
Йөзү максатыннан алганда ярым яки ике кеше өчен каралганны сайларга киңәшителә.Мәйданы күбрәк булган саен ул суда әйләнмәячәк.
Өрдерелгән матраслар ясаганда сыйфатлы полиэтилен яки поливинилхлорид кулланыла.Әлеге төр матраслардан берникадәр вакыт резина исе килергә мөмкин,шуңа күрә аларны кулланыр алдыннан җилләтергә киңәш ителә.
Флоктан сиптерелгән матраслар сатып алу кулайрак .Әлеге төр матраслар кыйммәтрәк тора,ләкин алар тотып караганда яхшырак,тәнгә дә ябышмый,анардан урын-җир материалы да шумый.
Матрас сайлаганда тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк:әлеге төр матраслар күпме авырлыкны чыдата ала?
Заманча өрдерелгән матрасларны өрдерү өчен автоматлаштырылган насослар кулланылыа.Алар ярдәмендә матрасны берничә минут эчендә өрдерергә мөмкин.
Ахыргы эш итеп тагын шуны да истә тотыгыз:Комплектка нәрсәләр керә: саклау өчен чеход-сумка,өрдерелгән мендәрләр,насос,ремонт комплекты.
Матрасларның өстенлеге:
Өрдерелгән матрасларны йокы өчен кулланырга мөмкин.Алар башка төр матрасларга караганда күпкә арзан.
Насос ярдәмендә тиз генә өрдерергә мөмкин. .
Әлеге төр матраслар тиз юыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы