Аксубай район үзәк хастаханәсендә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2022 елның 8 июле, җомга

Аксубай РҮХ " ДАССОның балалар сырхауханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Минем гаиләм-Иң тату" дигән темага рәсем конкурсы игълан ителде. Анда һәр бала катнаша алды. Атна дәвамында яшь рәссамнар үз иҗатларын балалар сырхауханәсенә алып килделәр, аның холлында рәсемнәр белән стенд урнаштырылган иде. Социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләделәр.

Бүген конкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Барысын да район баш табибы Марсель Исламов сәламләде, әлеге күркәм бәйрәмнең традицияләре һәм тарихы турында сөйләде.Һәр бала истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International