«Гаилә –минем бәхетем” исемле әдәби- танып-белү мәйданчыгы

2022 елның 8 июле, җомга

8 июль көнне Үзәк паркта Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» нә багышланган «Бәхетем – гаиләм " дип исемләнгән әдәби – танып-белү

Барлык кунакларга һәм катнашучыларга тулы бер иҗади, танып-белү, күңел ачу сценарие тәкъдим ителде. Фотога төшү зонасы да оештырылган иде, анда барлык теләүчеләр дә әлеге бәйрәмнең символы булган ромашкалар әйләнәсендә фотога төште. Балалар әти-әниләре белән ромашка чәчәкләрен кистеләр,ә таҗларына теләкләр яздылар, шулай ук ромашкаларда тәкъдим ителгән вариантлардан файдаланып, гаилә моделе төзеделәр. Балаларга кубиклар ярдәмендә үзләренең  хыяллар йортын төзеп була иде. Барлык катнашучылар да Гаилә, мәхәббәт, дуслык турында хикәяләр һәм шигырьләр тыңладылар, шулай ук үзләре нәфис сүз осталары ролендә чыгыш ясадылар. Әлеге чарада «Нежность» социаль үзәге ял итүчеләре, шулай ук теләге булган барлык гаиләләр, балалар һәм гади үтеп баручылар да катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International