Бүген Яшел Үзән районында хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узды. Өйрәтүләргә Татарстан Республикасы, Чувашия Республикасы һәм Марий Эл Республикасы ветеринария хезмәтләре чакырылган иде. Безнең республиканың ветеринария хезмәте 300 гә якын автотранспорт тәкъдим итте. Аксубай ветеринария берләшмәсеннән 5 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде: болар-Газ-53кә дезинфекция җайланмасы, буханка УАЗы, ике Ларгус һәм Гранта машиналары.