Социаль хезмәт алучылар "Дельфин"бассейнына йөри 1

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Аксубайның "Нежность" үзәге социаль хезмәт алучылар даими рәвештә "Дельфин"ябык йөзү бассейнына йөриләр. Алар билгеләп үткәнчә,  йөзү - тәнне тонуста тоту, организмны ныгыту, кайбер авыруларның үсешен һәм кискенләшүен булдырмау өчен менә дигән чара. Бу актив һәм файдалы ял күп кенә уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алып килә. Ә тагын бу-актив тормыш рәвеше алып баручы фикердәшләрнең яхшы компаниясендә вакыт уздыру өчен менә дигән ысул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International