Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннар белән җәйге каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрелде: - балаларга катгый тыела:23 сәгатьтән соң урамда әти-әни яки аларны алыштыручы затлардан башка булу тыела.; - 14 яшькә җитмәгән балаларга автомагистральләрдә һәм аларга тиңләштерелгән юлларда велосипед белән идарә итү тыела; - 16 яшькә җитмәгән балаларга скутер, мопед, квадроцикл белән идарә итү тыела; - түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, газ һәм электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен. Баланың сәламәтлеге һәм иминлеге өлкәннәрнең даими контроленә, мәхәббәтенә һәм кайгыртуына бәйле.