Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сәүдә өлкәсе — безнең район икътисадында һәм социаль тормышында иң мөһим тармакларның берсе. Сезгә, сезнең хезмәткәрләргә, халыкның төрле товарларга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җаваплылык зур. Сез кешеләр белән һәм кешеләр өчен эшлисез, шуңа күрә сезнең игътибарыгыз һәм игелеклелек, булдыклылыгыгыз һәм инициативагыз, компетентлык һәм һөнәри осталыгыгыз, базар конъюнктурасын сизгер тотып тора белүегез, шул ук вакытта һөнәри традицияләрне саклап калу, сатып алучыларда тотрыклылык һәм социаль уңайлылык хисе тудыру аеруча югары бәяләнә.