Татарстан КФҮ кәгазь документларның электрон дубликатларын рәсмиләштерә башлады

2022 елның 22 июле, җомга
Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә яңа хезмәт барлыкка килде: төрле документларның электрон дубликатларын булдыру, аларны гражданнар РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша хезмәт күрсәтүгә гариза биргәндә төрле ведомстволарга җибәрә алачак. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән исемлеккә (2021 елның 25 октябрендәге 1818 номерлы) 19 документ керә, алар арасында-хәрби билет, социаль ярдәм алу хокукын раслаучы таныклыклар һәм документлар, керемнәр турында белешмәләр, уллыкка алу турында таныклык, медицина белешмәләре һәм суд карарлары. Исемлектә шулай ук мәгариф һәм квалификация турында документлар (шул исәптән, чит илдә бирелгән), ЗАГС таныклыклары, Россия Федерациясеннән читтә бирелгән ЗАГС таныклыклары һәм аларның нотариаль расланган тәрҗемәләре, инвалидлык турында документлар, (чит илдә алынган) бар. Хезмәт күрсәтү өчен шәхесне раслаучы документ күрсәтергә кирәк. КФҮ белгече бирелгән кәгазь документларны электрон рәвешкә күчерәчәк һәм аларның чынлыгын цифрлы имза белән раслаячак. Эшкәртүдән соң алар гариза бирүченең РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси Кабинетына җибәреләчәк. Шуңа бәйле рәвештә гариза бирүченең порталда Шәхси кабинеты, ә исәп язылу «расланган»дәрәҗәсенә ия булырга тиеш. Әгәр дә бу гамәлләр электрон дубликатлар булдыру сорап мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр башкарылмаса, РФ Дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлергә һәм ЕСИА исәп язмасын шунда ук, КФҮтә расларга мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International