Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

2022 елның 23 июле, шимбә
Гадәттәгечә, сәүдә безнең район тормышында мөһим рольләрнең берсе булып тора. Бүген бу өлкәдә белемле кешеләр, үз эшләренең осталары эшли, алар район икътисадын үстерүгә зур өлеш кертәләр, кулланучылар базарын камилләштерүгә һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга зур игътибар бирәләр. Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә намуслылыгыгыз, инициативагыз һәм иҗатыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм һөнәри казанышлар телим.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International